MENU
Главная » 2018 » Август » 29 » "Мулла" фильмы Мәскәү кинофестивалендә катнаша
22:56
"Мулла" фильмы Мәскәү кинофестивалендә катнаша

(Казан, 29 август, "Татар-информ"). Киләсе шимбәдә, ягъни 1 сентябрь көнне, "Мулла" фильмы Мәскәүнең Кино йортында күрсәтеләчәк. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. 

Кинотасма "Будем жить" Мәскәү кинофестивале кысаларында тәкъдим ителә.

  • Тулы метражлы нәфис фильм татар телендә, русча субтитрлар белән эшләнгән. Ул Туфан Миңнуллин әсәре буенча Татарстанда төшерелгән. "Мулла"да рольләрнең берсен  танылган артист Марат Башаров башкара. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/29/170562/

Просмотров: 465 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1