MENU

Хокукчылар[үзгәртү]


Тимурбәк Дәүләтшин

Тимурбәк Дәүләтшин
Тулы исемеТимурбәк Динмөхәммәт улы Дәүләтшин
Һөнәретарихчы, юрист, язучы
Туу датасы1904 ел
Туу җиреУфа губернасының Җилдәравылы
Милләтетатар
Үлем датасы[[26 май ]] 1983
Үлем җиреМюнхен

Тимурбәк Динмөхәммәт улы Дәүләтшин — татар тарихчысы, юрист, җәмәгать эшлеклесе.

КДУ һәм МДУ юридик факультетларында укый. 1933 елда аспирантураны тәмамлый. Аннары университетларда укыта. 1941 елда сугышка китә һәм әссирлеккә эләгә. 1942 елда азат ителә һәм Берлин шәһәрендә яши башлый. «Идел-Урал» газетасын чыгарырга ярдәм итә. Сугыштан соң Алманиядә кала. Татар-Башкорт милли комитеты оештыручыларның һәм җитәкчеләрнең берсе.

Беренче татар-алман сүзлеген төзи. «Совет Татарстаны: Ленинчыл милли сәясәтнең теориясе һәм практикасы» китабын яза (1974Лондон, рус телендә). СССРда ул китап антисоветик итеп таныла.[1]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Перейти Абдуллин М. И., Батыев С. Г. Татарстан АССР: чынбарлык һәм буржуаз уйдырмалар. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1980. – 208 б. – Библиогр.: 199 – 207 б.