MENU

Исәнмесез, хөрмәтле сайт кунаклары!

Мин сезне үземнең сайтларымның берсендә күрүемә бик шатмын.

Бу сайт тулысынча ук булмаса да,  татар телендә алып барылыр  дигән өмет белән ачылды, ник дигәндә, минем инде бу темага берничә сайтым эшли,

ләкин алар рус телле укучылар аудиториясенә юнәлдерелгән.

Мәктәп системасы, укучылар, ата-аналар белән эш минем өчен зур яңалык түгел,

азмы-күпме - 40 ел гомер шуңа багышланган.

Артка борылып карасам, Аллага шөкер, йөзем кызырырлык түгел.

Эшемне миннән дә яхшырак итеп дәвам итүче  укучыларым бар.

Остаз өчен шуннан да кыйммәтрәк ни бар тагын!

Инде якыннанрак  танышсак та ярый.

Мин, Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы, 1954 елның 15 октябрендә  Кукмара эшчеләр

поселогында дөньяга килгәнмен.

Мин  туганда көзнең шундый матур, мул, бәрәкәтле чагы булган.

"Син туганда шундый матур көн иде: ачачлардан салмак  кына җир өстенә алтынсу-сары яфраклар коела, баш очында якты кояш үзенең соңгы җылы нурларын җир өстенә сибә.

Мондый матур көннәр әле тагын кайчан булыр дип, сөенешеп, кошлар чыркылдаша.

Дөньядан муллык, сафлык бөрки.

Иншалла, балам да бик бәхетле, шушы алтын көздәй  көләч, ягымлы булса иде,  

дип теләк теләгән идем ", - дип искә ала иде мәрхүм әнкәем  бу көн турында.

Аллага шөкер, бик бәхетле гомер кичердем:

Университетны тәмамлагач, язмыш җилләре мине Лаеш якларына китереп чыгарды.

Тарихларга кереп калган Имәнкискә икенче туган җиремә әйләнде:

авылның менә дигән егетенә кияүгә чыктым,

өрлектәй ике ул үстердек, хәләл көчебез белән йорт-кура торгыздык.

Киленем алтын бөртегедәй, күз генә тимәсен.

Бертуган апам-сеңлемнең, кияү-җизниләрнең мөнәсәбәтенә күзләр генә тимәсен...

Кода-кодагыйлар кебек тәртипле, эчкерсез кешеләр бик күп түгелдер...

Күпсанлы каенсеңелләр, энекәшләр, абыйлар да үземнең туганнарымдай якын...

Я, Раббым, узган гомеремә мең кат шөкер, дип башлыйм һәр иртәмне...

40 елдан артык  гомерем мәктәптә узды, шуның бер генә мизгеленә дә үпкәм юк.

Директор булып эшләгән 23 ел гомерем дә 23 көн кебек узып китте...

Укучыларым, коллегаларым, авылдашларым алдында йөзем чиста, вөҗданым саф.

Инде әкренләп, ахирәт турындагы уйлар да йөри башта, күпме якыннар, дуслар, 

коллегалар "сызык"ның  "теге" ягында...

Әби-бабайлы өйдә, һәр нәрсәнең тәртибен белеп, әдәп-әхлак тәрбиясе алдык.

Алланың рәхмәте яусын, әби-бабаларыма.

Гомер буе Әти-Әнинең яратуын, назын тоеп яшәдек- Алланың рәхмәтендә булсалар иде...

...Каенанам алтын кеше иде, аның миңа эшләгән яхшылыклары, изгелекләре әйтеп тә,

язып та бетерерлек түгел.

Каенатамнан бары тик ихтирам гына тоеп яшәдем, рәхмәт яусын үзләренә...

Менә дигән остазлар очрады юлымда...

Фатир хуҗаларым, нинди милләт кешеләре булуга да карамастан, "Кызым" дип өзелеп тордылар.

Ходай Тәгаләдән  әби-бабаларымның, әти-әниемнең, каенанам-каенатамның,

барлык туганнарымның, остазларымның, коллегаларымның, фатир хуҗаларымның урыннарын оҗмах түрләреннән итсәң иде, дип,  догамнан ташламыйм.

Бүгенге көндә дә үземнең яраткан мәктәбемдә, үземнең коллегаларым белән горурланып,

педагог-китапханәче булып эшләвемне дәвам итәм.

Бу яңа сайтларымны ачып, аларны мөмкин кадәр тулыландырып торырга да укучыларыма, коллегаларыма ярдәм итәсе килү уе этәрде.  Китапханәгә фәнни-гамәли конференцияләргә катнашырга теләге булган укучылар бик күп керә.  Тиз генә аларга кирәкле материалны иксез-чиксез интернет челтәреннән эзләү бик мәшәкатьле дә, вакытны да күп сорый торган шөгыль. Ә бу "сандыктан” бик күп кызыклы, файдалы  мәгълүмат табып булачак.  Сайт һаман тулыланыр, укучыларыма да, материал  эзләп кергән сайт кунакларына да файдалы булыр дигән өметем зур.  Иншаллаһ, шулай булсын!  Яшәвемнең, хезмәтемнең, тормышымның бөтен мәгънәсе дә шунда бит!

Яңа көн туды исә,мәктәптәге һәр яңалык, һәр казаныш өчен чып-чын күңелемнән сөенеп, тормышымнан тәм табып яшим. Аллага шөкер... Мең кат шөкер!

 

 

 

 

ХЕЗМӘТТӘГЕ УҢЫШЛАР

 

 

 

Хат язу өчен адресым: kausar-54@yandex.ru

"АРАЛАШУ" битенә кереп, үз фикерләрегезне калдырсагыз, сайт тагын да тулыланыр иде.

 

Безнең торган урын: