MENU
  • Исәнме, кунак! Сайтыма рәхим ит!

    Әдип вә галимнәре булмаган кавем бәхетсез, мәшһүр кемсәләрен оныткан халык көчсез, әдәбияты булмаган милләт рухсыз. (Ризаэддин Фәхреддин).

    14.01.2012
  • Хәерле сәгатьтә! Кергәләп йөр!

    Дөньяда яшәргә hәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен hәм үз тарихы белән дус булсын.(Ризаэддин Фәхреддин).

    14.01.2012

Сәясәт - җәмгыятьнең йөрәк тибеше ул... 

 (Уэнделл Филлипс)

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк.

                                              (Ш.Мәрҗани)

АКТУАЛЬ ИНТЕРВЬЮ

ХХХХХХХХХХХХ

 

 

...

 

 
...
 
 

Караулар: 256 | Өстәде: остаз | Дата: 21.09.2019

Очрашуда Рафис Борһанов татар интеллигенциясе вәкилләренең туган телне сакклау мәсьәләсендә тәкъдимнәрен тыңлады.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 11 классны да татар телендә укыган Рамил Баһавиевның Бердәм дәүләт имтиханнарын 399 баллга тапшыруы Мәскәү белән сөйләшүләр алып барганда Татарстан өчен бик зур терәк булган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бүген татар зыялылары белән очрашып татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алышканда әйтте.

“Үзегезгә мәгълүм: бүгенге вазгыять татар телендә белем бирү өчен күп кенә каршылыклар тудырды. Россиянең Мәгариф турындагы законына үзгәрешләр кертелде”, - ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 276 | Өстәде: остаз | Дата: 20.09.2019

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Татарстан Дәүләт Советыннан вәкил буларак, РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы вазифасын бүгеннән Геннадий Емельянов башкарачак. 2010-2019 елларда Алабуга районын җитәкләгән 62 яшьлек Емельяновны алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары Федерация Советында Татарстанны тәкъдим итәр өчен сенатор итеп сайлады.

Бүген парламентның беренче утырышында тавыш бирү яшерен ысул белән үткәрелде.

“Геннадий Емельянов хезмәт юлын транспорт хуҗалыгы тармагында башлап җибәргән. Соңгы елларда берничә районны җитәкләде, шул исәптән - Яшел Үзән, Чаллы, Алабуганы. Лаеклы кандидат. Федерация Советында Олег Морозов бел ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 261 | Өстәде: остаз | Дата: 20.09.2019

Татар зыялылары мәгариф министрына үз таләпләрен куйды: педагогик университетны КФУдан аерырга, фән эшлеклеләрен әзерләргә һәм татар уенчыклары булдырырга. Парламент, хөкүмәтнең язучылар сүзен ишетмәүдә гаепләделәр.

20 сентябрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов татар зыялылары белән очрашты. Түгәрәк өстәл рәвешендә узган утырышка язучылар, сәнгать әһелләре, театр җитәкчеләре, мәктәп мөдирләре, телевидение вәкилләре килгән иде. Җәмгысе – 30га якын кеше.

Очрашу алдан планлаштырылмаган булган, министрлыкта тиз арада зыялыларны җыярга карар иткәннәр. Утырышка килүчеләрне 3-4 көн элек шалтратып чакырганнар. Моңа нәрсә сәбәп булганын очрашуда аңлатып торм ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 323 | Өстәде: остаз | Дата: 20.09.2019

ТИҮ вәкиле Кәшиф Гатин Татарстан депутатларыннан 1992 елгы Татарстан Конституциясен кире кайтаруны һәм аның 8нче маддәсен үтәүне таләп итеп ялгыз пикет уздырды.

20 сентябрь Татарстан парламентына яңа сайланган депутатлар беренче утырышка җыелганда парламент бинасы каршында ялгыз пикетка чыккан активист Кәшиф Гатин ике таләп язылган плакатлар күтәреп пикетка чыкты.

Гатин "Депутатлар! 1992 елгы Татарстан Конституциясен кайтарыгыз!" һәм "Депутатлар! Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен тормышка ашырыгыз!" дигән ике шигарне алмаш-тилмәш тотып торды.

Татарстан Констит ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 268 | Өстәде: остаз | Дата: 20.09.2019

blob:https://www.azatliq.org/062c37ea-453c-4f3f-9422-6772ca5e4219

Фикерләр тыңлый аласыз

Караулар: 313 | Өстәде: остаз | Дата: 19.09.2019

1 2 3 ... 9 10 »