MENU

Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән киемнәре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, сөлгеләре, чаршаулары... Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч... Сәхтиян күннән чәмчәләп чигелгән йомшак, җиңел итекләр... Чәмчәләп бизәү - татарларга гына хас ысул.

 Элекке заманда татар өйләренең һәммәсендә намазлык, өйне икегә бүлеп торучы чаршау, сабый бишегенә тартылган чигүле чыбылдык, чигүле тәрәзә пәрдәләре, кашагалар, мендәр тышлары, җәймәләр... Йөрәк хисләрен кушып, күз явын алырдай бизәкләр төшереп чиккән, вәгъдә билгесе булган кулъяулыклар. Күз нурларын кушып, кабатланмас бизәкләр белән чигелгән сөлгеләр. Аның өчен ир-егетләр Сабантуйларда бил алыша, аргамакларда чабыша. Сөлге - символ. Сөлге - татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл! Әйе, чүпләм сөлге, чуптарлы сөлге, кызыл башлы сөлгеләр белән дан тоткан татар халкы.

 Чигү өчен төрле тукымалар-үзләре суккан һәм сатып алган тукымалар, ефәк, парча, бәрхет, сатин кулланылган. Ак, күк, зәңгәр, яшькелт, яшел, алтынсыман сары, ачык көрән, куе шәмәхә, алсу, сирәгрәк-кызыл төстәге тукымаларга яратып чиккәннәр.

 Чигү өчен ефәк, катылган җепләр, мулине, гарус, йон җепләре, кайвакыт канитель һәм мишура кулланылган.

 Казан татарлары сәнгатендә чәчәк бәйләмнәре рәвешендәге композицияләр киң таралган. Чәчәк бәйләмнәрен бик тә нечкә һәм нәфис бөгелгән сабаклар һәм эре-эре чәчәкләр белән ясыйлар, алар арасына вак чәчәк мотивлары һәм бөреләре урнаштырыла. Бер үк сабакта еш кына тюльпан, георгин, канәфер, роза, мәк, ромашка һ. б. чәчәкләрнең мотивларын күререгә мөмкин. Күп кенә очракларда бизәлә торган җирлек өстендә андый чәчәк бәйләмнәре тыгыз тасма сыман бизәк ясыйлар.

 Чигелгән әйберләрдә кайвакыт кош, бал корты, күбәләк сурәтләре очрый, алар чәчәк-үсемлек бизәгенә якынайтып бирелә.

 Бизәкләрнең нинди генә төрләре юк-таҗлар, яфраклар, каурыйлар, чәчәкләр, йөрәк сурәтләре. Халкыбызның рухи камиллеге, шигъри җаны, күңел байлыгы, табигатьне яратуы төрле бизәкләр булып кием-салымнарга күчкән.

 Элек-электән оста куллы хатын-кызларыбыз мавыктыргыч кул эшләренә бөтен тырышлыкларын куеп, зәвык белән үзләренә һәм туганнарына милли киемнәр теккәннәр. Бу киемнәрне сәнгать әсәрләре дәрәҗәсенә күтәргән, матур итеп чигелгән калфак-түбәтәйләрсез күз алдына да китереп булмый. Талантлы хатын-кызларыбызның күңел җылысын кушып чигелгән баш киемнәре татар костюмының декоратив үзәге, гүзәл бизәге булып тора. Борынгыдан ук һәрбер халыкта баш киемнәре милли костюмның мәҗбүри атрибуты саналган. Алар бизәү функциясен генә түгел, ә төрле бозымнардан, сихерләрдән саклау йоласын башкарганнар. Дин буенча да башка киеп йөрү таләп ителә.

 Калфак - татар хатын-кызын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә күтәрүче гамәли сәнгатебезнең үзенчәлекле сәнгать әсәре.

 XVIII-XIX гасырлар белән чагыштырганда, калфакларның күләме, формасы, бизәлеше һәрвакыт үзгәрә тора. Элек йомшак трикотаж яки бәйләнгән чигүле ак калфаклар популяр булган. Аларны зур, башка киелә торган итеп теккәннәр яки бәйләгәннәр. XVIIIгасыр калфаклары бизәлешендә синель ябыштыру һәм "тырнак алмалау” ("ушковая”) техникасы өстенлек алып торган. Аннары зур "капчык” калфаклар киелгән. Алар, күбесенчә бәрхеттән тегелеп, алтын ука белән чигелгәннәр.

 XIX гасыр урталарында кечерәк "капчыклы” хәтфә калфаклар барлыкка килгән. XIX гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр ак, сирәк кенә төсле энҗе, сәйлән бөртекләре кулланып чигү керә бара.

 Бүгенге көндә кечкенә калфакларны сәхнәләрдә генә кияләр, ә көндәлек кулланылышта түбәтәйгә охшаганрак такыя калфаклар йөри. Олырак яшьтәге хатын-кызларыбыз әлеге калфаклар өстеннән яулык яки шәл ябыналар.

 Калфак өчен кирәкле әйберләр: хәтфә (бәрхет), эчлегенә сатин яки ситса, калфак киңлегендә каты тукыма, бизәк төшерү өчен аксыл тукыма кисәге, вак энҗе, аксыл яки ак төстәге сәйлән бөртекләре, пыяла сәйләннәр. Аларны куллану өчен җайлы булган савытларга урнаштырыгыз. Эш барышында сәйләнне, энәгә җыярга җайлы булсын өчен, хәтфә тукыма кисәгенә чәчәргә кирәк. Сәйләнгә җиңел сыярлык нечкәлектә ике энә алыгыз. Җепнең ак булуы шарт.

 Киерге түгәрәк һәм дүртпочмаклы булырга мөмкин. Бизәкне ак тукымага төшерү өчен копировка кәгазе кирәк. Чигәр өчен бизәк контуры буйлап сәйлән тезмәсе беркетелә. Сәйлән тезмәсе белән башкарылган бизәк-ботаклар, чәчәк таҗлары тигез булырга тиеш. Төрле биеклектә чигелгән бизәкләр йомшак хәтфә җирлегендә бик матур күренәләр.

 Чигүдә бүгенге көндә кулланыла торган төрләр: ”сабак”җөе, атлас сыман шома җөй, төенле җөй, тамбур, ике яклап шома чигү, ”рококо”, нәфис шома чигү, хач чигүе.

Сабак җөендә уңга яки астан өскә таба ясала. Атламнарны артка атлатып ясыйлар. Шул ук вакытта һәр яңа атлам алдагысының яртысына чыга. ”Сабак” җөе ясаганда, җеп җөйнең бер генә ягында: уңда я сулда гына булырга тиеш . Эш барышында җеепнең торышын үзгәртергә ярамый. Зур формаларны, пейзажны чиккәндә атлас сыман шома җөй белән чигәләр. Аны тукыма күренеп тормасын өчен, ”сабак” җөен бер-берсенә бик якын китереп, туры һәм кире юнәлешләрдә чигәләр. Бу ысуллар белән өчен төсле мулинелар, киерге, зур күзле нечкә энә, тукыма кирәк. ”Төенле”җөй ярдәмендә күләмле кабарынкы өслек ясарга була. Төеннең эрелеге җепне күпме чолгауга бәйле. ”Төенле”җөйне энә күзе турысында калынаеп тормаган нечкә озын энә белән ясыйлар. Кытыршы (тупас) булмаган теләсә нинди җеп ярый. Татар кул эше осталары тамбур белән яратып чиккәннәр, аның асылы бизәкнең буыннарын барлыкка китергән бер үк төрле атламнар - чылбырлар ясап баруга кайтып кала. Атламнарның рәвеше буенча зур атламнар ясап чигелгән түбән тамбурны (элмә), вак атламнар ясап чигелгән югары тамбурны аералар; югары тамбур кабарып торган бау рәвешендә була һәм "күперткән элмә” дип атала. Тамбур энәсе яисә ыргак белән чиккәннәр, соңрак тамбур машиналары барлыкка килгән. Тамбур җөе - берсе эченнән икенчесе чыгарылган элмәкләр чылбыры. Җепнең калынлыгына һәм атламның озынлыгына карап, элмәкләр төрле зурлыкта була. Бу җөйне чигү өчен төсле мулине җепләр, киерге, зурайтылган күзле энә кирәк. Зур булмаган үсемлек тибындагы бизәкләрне ике яклап шома чигү белән чигәләр.

Җимешләрне туры шома чигү белән, вак яфракларны кыек шома чигү белән, ә яфракта эз булганда, һәр якны кырыйдан уртага таба кыек шома чигү белән чигәләр. Таҗ яфракларын нур сыман атламнар белән кырыйдан үзәккә таба чигәләр. Эш өчен тукыма, киерге, төсле мулине җепләре, нечкә энә кирәк. ”Рококо” җөе чорнап ясала. Бу җөйне "энәне артка кадап” ясыйлар. Калынрак җеп алына һәм аны энәгә күбрәк чорныйлар. Бу ысул белән ромашка, хризантема, розалар чигеп өчен тукыма, мулине, киерге, озын нечкә энә кирәк. Нәфис шома чигү бер төстән икенчесенә сизелер-сизелмәс күчүен күзаллый. Атламнар һәр рәттә озынлы-кыскалы чигеләләр, алар арасындагы бушлык икенче төстәге җепләр белән чигеп башкарыла. Чигү өчен нечкә энә, төсле мулине җепләре, киерге, тукыма кирәк. Хач чигүе сөлге үрелешле калын тукымада яисә канвада башкарыла. Хач чигүе бер-берсе белән кисешүче ике диагональ атлам белән башкарыла. Барлык өске атламнар бер юнәлештә ятарга тиеш. Дөрес ясалган хач сул якта бер юнәлештәге: вертикаль яисә горизонталь сызыклар буенча тигез буйлар барлыкка китерә. Хач чигүе белән гадәттә сөлге башлары чигелә. Эш өчен тукыма, канва, төсле мулине җепләре, киерге, эур күзле нечкә энә кирәк була.

 Челтәрләп чигү (ришелье) дә бик матур. Бу чигүне кул белән дә, тегү машинасында да эшләргә була. Челтәрләп чигүдә орнамент фигуралары яки алар арасындагы тукыма киселә. Чигү бизәкләре булып бридалар белән бәйләнгән чәчәкләр, яфракләр тора. Чигүне тыгыз тукымаларда башкарырга кирәк. Болар: җитен, киҗе-мамык, йон һ. б. тукымалар.

 Чигү технологисе түбәндәгечә: рәсем контуры буенча "энәне алга” атлатып берничә җөй ясала. Аннары киселә торган якка таба фестон җөе белән чигелә. Чигү беткәч, артык материал зур төгәллек белән кисеп алына. Ришелье бүгенге көндә дә бик популяр. Аның белән блузка, күлмәк, яка, манжетлар, салфеткалар, тәрәзә пәрдәләре, җәймәләрне бизиләр. Мондый чигеш эффектлы күренә.

 Безнең ерак бабаларыбыз да кул эшләренә оста булганнар. Алар кызыл балчыктан савыт-сабалар ясаганнар, читекләр теккәннәр, агачны бизәкләп әллә ниниди матурлыклар булдырганнар. Ул чорларда киң таралган агачны бизәкләп эшләү һөнәренә тукталыйк.

 Агачны бизәкләп эшләү татар халык иҗатының традицион һәм бик үзенчәлекле өлкәсе булып торган. Бик күп гасырлар буена агач өй төзү, җиһаз, савыт-саба, кирәк-ярак ясау чималы булып торган. XV-XVI гасырларда ук инде татар өйләре үзләренең агачтан эшләнгән үзенчәлекле бизәкләре белән аерылып торган. Өйләр генә түгел, капка-коймалар да бизәкләп эшләнгән. Бизәкләп ромб, өчпочмак, ”нурлар”, спираль мотивларында эшләнгән. XIXгасыр урталарыннан яши торган корылмаларның, капка-коймаларның төзелешендә зур үзгәрешләр күзәтелә. Зур авылларда таш корылмалар да барлыкка килә. Бизәкләүдә төс куллана башлыйлар. XX гасыр башларыннан бизәкләүдә үзгәрешләр күзәтелә: бишпочмаклы йолдыз, чүкеч һәм урак, Сөембикә манарасы сурәте һ. б. 70 нче елларда көн-күрештә бизәкләп эшләү киң тарала. Соңгы елларда агачны бизәкләп эшләү киң күтәрелеш кичерә, кулдан эшләнгән мондый бизәкле эшләр кыйммәт йөри. Бизәкләп эшләү өчен йомшак материал кулланыла: юкә, усак, нарат, тополь, чыршы һ. б. Төп эш коралы – кыйгач пычак.

 Агачны бизәкләп эшләгәндә материалга бизәк төшерелә, чит-читләрен кисеп эшләнелә. Монда геометрик фигуралардан бизәк төшерергә яисә "батыру” ысулын кулланырга мөмкин.

 Геометрик бизәкләү - иң борынгы ысулларның берсе. Ике яклап чоку нәтиҗәсендә өчпочмак, квадрат, әйләнә барлыкка килә. Бөтен элементларны чоку техникасы бертөсле. Эш вакытында ике төп этап чиратлаша - турыга кертү һәм уеп алу. Өчпочмак уртасына нокта куялар, аннары аңа пычак очын куялар, сабы вертикаль тора. Пычакның икенче башы өчпочмакның бер түбесенә юнәлтелә. Аннары пычак сабына көч белән басалар, аның борыны 2-3 мм керергә тиеш, ә икенче очы түбәгә тияр-тимәс торырга тиеш. Уртадагы ноктадан өчпочмакның калган ике түбәсенә кадап башкарыла, бу вакытта пычак түгел, такта борыла. Аннары кисеп алу башкарыла.

 Кабарынкылык эффекты сурәтнең кирәкле өлешләрен "батыру” ысулы белән ясала яки контур буйлап фонны ярымтүгәрәк стамесканы 10-15 мм га батыру нәтиҗәсендә ясала. Тигезсезлекләр тире белән чистартыла һәм өслек морилка белән буяла. Кипкәннән соң барлыкка килгән "якты” урыннар кабат тире белән эшкәртелә һәм лак белән йөгертелә.

 Татар халык иҗаты үрнәкләре борынгы әби-бабайларыбызның тормыш-көнкүрешен күзалларга ярдәм итә. Татар хатын-кызларының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән ул, ашъяулык, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас тукыган. Халкыбыз еллар һәм гасырлар буе бизәкләп эшләү һөнәрен саклап һәм үстереп килгән. 

Материал  http://bchekmak.narod.ru/ сайтыннан алынды