MENU
Главная » 2017 » Сентябрь » 8 » Хәния Фәрхинең вафатына 40 көн
18:36
Хәния Фәрхинең вафатына 40 көн

Кичә танылган җырчы Хәния Фәрхинең вафатына 40 көн тулды.(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Хәния миңа гастрольгә киткән кебек кенә тоела",- диде кичә җырчы Хәния Фәрхинең вафатына кырык көн тулуга багышланган Коръән мәҗлесендә танылган артист  Нәфкать Нигъмәтуллин. "Хәния миңа гастрольгә киткән кебек кенә тоела әле. Берничә еллар үткәннән соң да без аны сагынып искә алырбыз. Хәния һәрберебезнең күңелендә сакланачак. Авыр туфрагы җиңел булсын",- дигән теләкләрен җиткерде ул.

Татар эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхи 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Ул көнне театр бинасы хушлашырга килгән кешеләрнең барысын да сыйдыра алмады. Кичә Камал театры каршында Хәния Фәрхинең тамашачылары флешмоб оештырды. 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/08/147943/

Просмотров: 427 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1