Берәүләр: “Тел, милләтне саклап калырга кирәк”, – дип чаң сукканда, актанышлылар, сүздән эшкә күчеп, моны гамәлләре белән исбатлый. “Без русча сөйләшә белмибез”, – дип шаяртып, фәкать ана телендә генә аралашуны канун иткән халкы белән беррәттән, районда моннан өч ел элек сәләтле балалар өчен ачылган гуманитар гимназия-интернат та тел һәм милләт сагында тора.
Башкалада милли элита әзерли торган уку йорты төзү турында күпме генә сөйләшүләр алып барылса да, бар да сүздә генә кала бирә. Милли гимназиянең исә нәкъ менә Актанышта ачылуы – табигый. Халкының 98 процентын татарлар тәшкил иткән әлеге районның мохите үк миллилек тәрбияләүгә этәргеч бирә. Өч ел элек нәкъ менә шундый максат белән ачылган гимназия бүген теләгенә ирешкән дип әйтергә җирлек бар. Моннан бер ел элек кенә татар телендә “ипи-тозлык” та белмәгән килеш гимназия бусагасын атлап кергән чит төбәк баласы бүген инде татар телендә матур итеп фикерен әйтә ала.
“Гимназиягә укырга килгән беренче елда татарча аңласам да, үземнән бер сүз дә әйтә алмый идем. Икенче елда инде иркен аралаша башладым”, – ди 10 сыйныф укучысы Данил Әхмәтшин. Гимназиядә инде өченче елын укучы Данил Себернең Красноярск шәһәреннән. Бирегә аның әби-бабалары Столыпин реформасы вакытында килеп урнашкан. Чит җирдә гомер кичерсәләр дә, туган яклары Татарстанны бер генә дә онытмый алар. Җирсү хисе Данилга да күчкән. “Красноярскида яшәүче бер миллион кешенең нибары 30 меңе генә татар. Ә минем татар телен өйрәнәсем килде. Монда килүем дә шуңа бәйле”, – ди татар интернет-ресурсы проекты белән “50 иң яхшы инновацион идея” конкурсында грант откан Данил.
Тырышкан кешегә телне өйрәнергә була, әлбәттә. Ләкин аны гамәлдә сынап карарга шартлар булмаса, өйрәнелгән телнең дә “тутыгуы” ихтимал.
Гимназия директоры Артур Галиәхмәтов сүзләренә караганда, гимназиядә иң элек әнә шуны булдырмау күздә тотыла. Укучылар көче белән чыгарылган “Ак җилкән” атналык газетасы да, балалар телевидениесе һәм гимназия укучыларының “Актаныш” радиосы өчен махсус эшләнгән тапшырулары да иң элек укучылар телне гамәлдә куллансын, шомартсын өчен эшләнә. Күптән түгел генә укучылар Актаныш тарихы, районның горурлыгы булган шәхесләр турында аудиокитаплар чыгара башлаган. Татар телен һәм татар тарихын тирәнтен өйрәнү дәресләре дә алып барыла.
Гимназия башлыгы телне үзләштерү һәм камилләштерүнең үзгә ысулын да традициягә әверелдергән – атна саен укучылардан яттан шигырь сөйләтә ул. “Болай эшләгәндә, бердән, укучының сөйләм теле камилләшә, хәтере яхшыра. Икенче яктан, ул Тукай, Такташ кебек бөек шагыйрьләребез иҗатын да өйрәнә”, – ди гимназия җитәкчесе. Нигездә яшьләрдән торган мөгаллимнәр коллективында унике татар егете дә булу игътибарга лаек.
Күптән түгел гимназиядә кабул итү көне булып узган. Быел әлеге чарада 26 укучы катнашкан. Сайлап алу турына, Актаныштан тыш, Азнакай һәм Тукай районнарыннан да килүчеләр булган. Гимназиягә белем алырга килүчеләр арасында чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең балалары шактый. Бүген биредә, Татарстан балаларыннан тыш, Гарәп Әмирлекләреннән, Таҗикстан, Казахстан, Башкортстан, Удмуртия республикалары, Оренбург өлкәсе, Красноярск, Ульяновск, Магнитогорск шәһәрләреннән килгән 14 укучы белем ала. Гимназия директоры сүзләренә караганда, кабул итү җәй буе дәвам итәчәк. Быел Ижаудан да укучылар килүе көтелә.
Милләтнең йөзек кашлары булачак укучыларга куелган таләпләр дә шактый зур. “Иң беренче чиратта, үзендә татар рухын тойган, ана телен өйрәнергә теләге булган укучыны сайларга тырышабыз”, – ди Артур Галиәхмәтов.
Әлеге иң мөһим күрсәткечтән тыш укучының интеллектуаль мөмкинлекләре, иҗади яктан өстенлекләре, сәләтләре дә исәпкә алына.
Җитди сайлау аша узган укучыларның күпчелеге барлык уңайлыклары булган заманча интернатта яши. Бүген биредә барлыгы 56 укучы яшәп белем ала. Чит төбәкләрдән килгән балалардан тыш биредә Актанышның ерак авылларыннан килгән укучылар да бар. “Уку да, интернатта яшәү дә бушка. Укысыннар гына!” – ди гимназия директоры.
Бу көннәрдә гимназиянең интернат өлешендә урнашкан “Бүләк” лагере да үз эшен башлап җибәрде. Ел саен биредә оештырылган дүрт сменада 150 бала ял итә. Быел биредә җәйге ялын мөмкинлекләре чикләнгән, авыр хәлле гаиләдә тәрбияләнүче балалар да үткәрәчәк. Лагерьның июнь башыннан башланып киткән беренче сменасы тел фәннәренә багышланган. Икенче смена аланы сәләтле балаларны үзенә җыйса, өченчесендә традицион чаралар каралган. Беренче өч сменага елдагыча чит ил һәм төбәкләрдәге милләттәшләребезнең дә килүе көтелә. Актаныш районы хакимияте башлыгы Фаил Камаев сүзләренә караганда, узган ел лагерьда Польша һәм Казахстаннан да балалар ял иткән булса, быел бирегә Кырым һәм Төркия укучылары да чакырулы.
Милли лагерьда чит төбәктән килгән балалар өчен махсус уку программасы да каралган. Ана телен өйрәтүдән тыш, биредә татар теленең милли гореф-гадәтләрен гәүдәләндергән аулак өй, кичке уен кебек чаралар да үткәреләчәк. Гимназиядә белдерүләренчә, читтән килгән милләттәшләр белән бер казанда кайнау гимназия балаларына да файдалы. Берәүләр үзара аралашу барышында татар телен өйрәнсә, икенчеләре исә инглиз телен камилләштерә. Лагерьда ял итеп, аз булса да милләттәшләре арасында яшәп караган укучылар арасында милли мохиттән аерылырга теләмичә гимназиядә укырга калучылар булуы да табигый.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча