MENU
Главная » 2014 » Гыйнвар » 30

Сыйныф җитәкчеләре игътибарына! "Хәтерлибез сезне, ветераннар" циклыннан  китапханә дәресләре дәвам итә. Дәресләр мәктәп музеенда, сезгә уңайлы вакытта дәшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә узачак. Өченче дәрес " Янәшәбездә ветеран яшәде" исеме астында Бөек Ватан сугышы ветераны, Вагапов Мәмүт абыйның, Вәлиев Нәсих абыйларның тормыш юлына  багышлана. Дәрес тарихи язмалар, орден-медальләр,  ветеранның үз кулы белән язып калдырган тарихи истәлекләренә, видеоязмаларга нигезләнә.

Дәрескә керү ирекле.

Сезгә ихтирам белән, педагог-китапханәче Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы.

Караулар: 573 | Өстәде: остаз | Дата: 30.01.2014