MENU
Главная » 2015 » Гыйнвар » 05

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов татарстанлыларны Яңа ел белән котлады

31.12.2014
Татарстан Республикасы Президенты татарстанлыларны якынлашып килүче 2015 ел белән котлады:"Кадерле татарстанлылар!
2014 ел ахырына якынлашып килә. Матур гадәт буенча без аңа нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә планнарыбыз белән уртаклашабыз. Яңа ел һәрчак якты өметләр бәйрәме.
Үтеп баручы елда илебез алдында туган авырлыклар һәм каршылыклар безне тагын да берләштерде. Үзебезгә ышанычыбыз һәм рухыбыз ныгый төште.
Бу шартларда без өстебезгә алынган барлык йөкләмәләрне үтәдек, алга куелган программаларны тормышка ашырдык, өметле проектлар өстендә эшләүне дәвам иттек. Безнең зур уңышыбыз - борынгы Болгар шәһәренең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе. Тиздән Свияжск шәһәр-утравы һәйкәлләре дә бөтен дөньяга танылыр дип ышанам.
Һичшиксез, барыбызны да глобаль сәяси низаглар, кискен карашлы һәм неофашизм күренешләре борчый. Бу куркынычларга респ ... Алга таба укыгыз »
Караулар: 4995 | Өстәде: остаз | Дата: 05.01.2015