MENU
Главная » 2019 » Сентябрь » 21 » Илфир Якупов Мәгариф министрлыгында татарча сөйләшә торган уенчыклар рекламалады
20:26
Илфир Якупов Мәгариф министрлыгында татарча сөйләшә торган уенчыклар рекламалады

ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар зыялылары белән очрашып татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Татар теленнән VII халыкара олимпиада җиңүчеләре игълан ителде
Рафис Борһанов баланың күп телне белүе аны көндәшлеккә сәләтлерәк итә, дигән фикердә
Рафис Борһанов: Тел укыту мәсьәләсендә барысын да тыныч кына хәл итәчәкбез
Рособрнадзор бер генә милли тел дә кыерсытылмаячак, дип вәгъдә итә
Мөслим районы мәктәбенең дан тактасы Рафис Борһановның әтисе исеме белән ачыла

(Казан, «Татар-информ», 21 сентябрь, Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры директоры Илфир Якупов татар зыялыларына татарча сөйләшә торган уенчыклар рекламалады. Бу тәкъдим ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның татар зыялылары белән очрашып татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алышуы вакытында булды.

Илфир Якупов сүзен Камал театрында бөтен спектакльләр татар телендә уйнала һәм синхрон тәрҗемә булуын билгеләп үтүдән башлады. “Без принципиаль рәвештә аларга бер генә колакчын бирәбез, алар икенче колагы белән татарча сүз тыңларга тиеш”, - диде ул.

“Яшь ата-аналарның һәрвакыт бала янында булырга вакыты да юк. Теле ачыла башлаган бала ул уенчыгын күтәреп йөри. Татарча сөйләшә торган уенчык белән ул татар телен ишетә. Шуңа без яшь артистлар белән утырып сөйләштек тә шундый “сигнал” уенчык ясаттык”, - диде ул куян һәм бүре уенчыкларын утырышта катнашучыларга тәкъдим итеп.

Илфир Якупов мондый уенчыкларның тавышын артистлар яздырырга тиешлеген һәм уенчыкның ике яки өч телдә сөйләшергә тиешлеген ассызыклады. Әмма халык шагыйре Ркаил Зәйдулла фикеренчә, уенчык татар телендә генә сөйләшергә тиеш. “Чөнки безнең халык уйлап чыгармаса да, үзгәртергә бик оста. Татарчасын бетереп русчасын гына калдырачаклар”, - дигән шикләрен белдерде ул.

Мәгариф министры Рафис Борһанов бу проект белән кызыксынып, республика җиткәкчелеге югарылыгында хәл итү кирәклеген әйтте. Илфир Якупов моның бер проект булып кына калмыйча, массакүләм җитештерү булырга тиешлеген билгеләп үтте.

Очрашуда шулай ук халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, “Әкият” курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев һәм башкалар катнашты. Сәгать ярым барган очрашуда Рафис Борһанов татар интеллигенциясе вәкилләренең фикерләрен тыңлады.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/21/193997/

Просмотров: 258 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1