Татар зыялылары мәгариф министрына үз таләпләрен куйды: педагогик университетны КФУдан аерырга, фән эшлеклеләрен әзерләргә һәм татар уенчыклары булдырырга. Парламент, хөкүмәтнең язучылар сүзен ишетмәүдә гаепләделәр.
20 сентябрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов татар зыялылары белән очрашты. Түгәрәк өстәл рәвешендә узган утырышка язучылар, сәнгать әһелләре, театр җитәкчеләре, мәктәп мөдирләре, телевидение вәкилләре килгән иде. Җәмгысе – 30га якын кеше.
Очрашу алдан планлаштырылмаган булган, министрлыкта тиз арада зыялыларны җыярга карар иткәннәр. Утырышка килүчеләрне 3-4 көн элек шалтратып чакырганнар. Моңа нәрсә сәбәп булганын очрашуда аңлатып торм
...
Алга таба укыгыз »