MENU
Главная » 2019 » Сентябрь » 20 » Парламентта мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетын Айрат Зарипов җитәкләде
15:13
Парламентта мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетын Айрат Зарипов җитәкләде

Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр зур игътибар таләп итә, дип белдерде.

Татарстаннан Геннадий Емельянов Федерация Советына сенатор булып китә
Татарстан Президенты яңа чакырылыш парламент депутатларына уңышлар теләде
Марат Әхмәтов ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары итеп билгеләнде
Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды
Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышы башланды

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе итеп Айрат Зарипов билгеләнде. Яңа сайланган парламентта бүген беренче утырыш үтте, депутатлар бертавыштан аның кандидатурасын хуплады.

Айрат Зариповка 57 яшь. Ул 2015 елдан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе булды. Хәзер депутатлык эшчәнлегенә күчкәч, әлеге вазифадан азат ителде. 

"Сезгә комитет эшчәнлегенә актив рәвештә алынырга киңәш итәм. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр зур игътибар таләп итә", - дип мөрәҗәгать итте Айрат Зариповка парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

  • Айрат Зарипов 2004-2002 елларда - Казан шәһәре хакимиятенең иҗтимагый оешмалар һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе, 2002-2010 елларда - ТР Президенты матбугат хезмәте һәм 2010-2015 елларда Роскомнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы булып эшләде.
  • Татарстан Дәүләт Советында Айрат Зариповка кадәр Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетын 19 еллап Татарстанның халык шагыйре, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Разил Вәлиев җитәкләде. 1990 елдан депутатлык хезмәтендә көч куйган 72 яшьлек Разил Вәлиев быел 8 сентябрьдә сайланган алтынчы чакырылышта парламентта депутатлыкка тәкъдим ителмәде.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты составына 12 депутат керде, шул исәптән - Илшат Әминов, Нияз Гафиятуллин, Илшат Гафуров, Ркаил Зәйдулла, Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Альбина Насыйрова, Людмила Рыбакова, Мәгъсүм Сәлахов, Александр Славутский, Рамил Төхвәтуллин, Айдар Шәмсетдинов. Рәис урынбасары итеп алар Людмила Рыбакованы билгеләде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/20/193919/

Просмотров: 274 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1