MENU
Главная » 2019 » Сентябрь » 20 » Татарстаннан Геннадий Емельянов Федерация Советына сенатор булып китә
15:34
Татарстаннан Геннадий Емельянов Федерация Советына сенатор булып китә

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Татарстан Дәүләт Советыннан вәкил буларак, РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы вазифасын бүгеннән Геннадий Емельянов башкарачак. 2010-2019 елларда Алабуга районын җитәкләгән 62 яшьлек Емельяновны алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары Федерация Советында Татарстанны тәкъдим итәр өчен сенатор итеп сайлады.

Бүген парламентның беренче утырышында тавыш бирү яшерен ысул белән үткәрелде.

“Геннадий Емельянов хезмәт юлын транспорт хуҗалыгы тармагында башлап җибәргән. Соңгы елларда берничә районны җитәкләде, шул исәптән - Яшел Үзән, Чаллы, Алабуганы. Лаеклы кандидат. Федерация Советында Олег Морозов белән бергәләп Татарстан мәнфәгатьләрен кайгыртыр дип ышанабыз”, - диде ТР парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Яңа сайланган сенаторның вәкаләтләре 2019 елның 2 октябреннан гамәлгә керә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/20/193944/

Просмотров: 279 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1