MENU
Главная » 2018 » Сентябрь » 06

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан, “Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы” халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” текстологик җыентыгы (5нче чыгарылыш) нәшер ителә. Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә конференциянең пленар утырышында шул хакта билгеле булды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/06/171044/

Караулар: 458 | Өстәде: остаз | Дата: 06.09.2018

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин Яңа Татар бистәсе зиратының юл күрсәткечен төзеде. “Юл күрсәткечнең төп максаты – Яңа Татар бистәсе зиратын кешеләр өчен уңайлы итү”, - диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/06/171058/

Караулар: 380 | Өстәде: остаз | Дата: 06.09.2018

(Казан, 6 август, "Татар-информ"). "Татар кызы-2018" Халыкара бәйгесенең финал өлешендә катнашучылар билгеле. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендә вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. 

Матурлык һәм сәләтлелек конкурсының ярымфиналы Казанда үткәрелде. Кызлар үзләренең белемнәрен, кул эшләренә осталыкларын күрсәтте. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/06/169173/

Караулар: 445 | Өстәде: остаз | Дата: 06.09.2018