MENU
Главная » Яңалыклар архивы

2019 елның 8 сентябрендә Югары Ослан районы территориясендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды.

Сайлаучылар килде:
- партия исемлеге буенча-79,9%
– бер мандатлы сайлау округы буенча-78,1%

Тавыш бирү нәтиҗәләре:
партия исемлеге буенча:
- «БЕРДӘМ РОССИЯ» БСП-71,5%
- ПЕНСИОНЕРЛАР ПАРТИЯСЕ-4,58%
- «РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ КОММУНИСТИК ПАРТИЯСЕ» ПП-10,7%
- «РОССИЯ КОММУНИСТЛАРЫ КОММУНИСТИК ПАРТИЯСЕ» ПП-3,6%
- «СПРАВЕДЛИВАЯ РОССИЯ» ПП-3,4%
- «ҮСЕШ ПАРТИЯСЕ» - 1,09%
- ЛДПР ПП - Россиянең Либераль-демократик партиясе-5,0%

Караулар: 233 | Өстәде: остаз | Дата: 10.09.2019

Караулар: 411 | Өстәде: остаз | Дата: 25.05.2019

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген, Казахстанга эш сәфәре кысаларында, Уральск шәһәрендәге Габдулла Тукай музеенда булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/08/171165/

Караулар: 471 | Өстәде: остаз | Дата: 08.09.2018

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан, “Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы” халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” текстологик җыентыгы (5нче чыгарылыш) нәшер ителә. Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә конференциянең пленар утырышында шул хакта билгеле булды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/06/171044/

Караулар: 459 | Өстәде: остаз | Дата: 06.09.2018

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин Яңа Татар бистәсе зиратының юл күрсәткечен төзеде. “Юл күрсәткечнең төп максаты – Яңа Татар бистәсе зиратын кешеләр өчен уңайлы итү”, - диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/06/171058/

Караулар: 381 | Өстәде: остаз | Дата: 06.09.2018

(Казан, 6 август, "Татар-информ"). "Татар кызы-2018" Халыкара бәйгесенең финал өлешендә катнашучылар билгеле. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендә вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. 

Матурлык һәм сәләтлелек конкурсының ярымфиналы Казанда үткәрелде. Кызлар үзләренең белемнәрен, кул эшләренә осталыкларын күрсәтте. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/06/169173/

Караулар: 447 | Өстәде: остаз | Дата: 06.09.2018

(Казан, 29 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Ренат Харис законнар чыгарып кына китап укучыларын арттыру мөмкин түгел, дип саный. Бу фикерен ул кичә Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә “Россия Федерациясе мәдәни киңлегендә милли әдәбият” дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышындаәйтте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/29/170561/

Караулар: 355 | Өстәде: остаз | Дата: 29.08.2018

(Казан, 29 август, "Татар-информ"). Киләсе шимбәдә, ягъни 1 сентябрь көнне, "Мулла" фильмы Мәскәүнең Кино йортында күрсәтеләчәк. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. 

Кинотасма "Будем жить" Мәскәү кинофестивале кысаларында тәкъдим ителә.

  • Тулы метражлы нәфис фильм татар телендә, русча субтитрлар белән эшләнгән. Ул Туфан Миңнуллин әсәре буенча Татарстанда төшерелгән. "Мулла"да рольләрнең берсен  танылган артист Марат Башаров башкара. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/29/170562/

Караулар: 464 | Өстәде: остаз | Дата: 29.08.2018

(Казан, 25 август, “Татар информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне булып узды. Ул Муса Җәлил һәйкәле янында “Үлемгә һәм үлемсезлеккә” дип аталган театраль тамашабелән үрелеп барды. Чарага Муса Җәлилнең кызы – Чулпан Җәлилова да килгән иде.

“Үлемгә һәм үлемсезлеккә” дип аталган театраль тамашада катнашкан 11 актер-егет җәлилчеләрнең тарихын кичерде, үзләрен алар ролендә сынап карады.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/25/170351/

Караулар: 429 | Өстәде: остаз | Дата: 25.08.2018

(Казан, 13 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бу көннәрдә татар телендә “Common Voice” дип исемләнгән сөйләм таныгычы булдырылды. Оештыручы сүзләренчә, тупланган тавыш үрнәкләре сөйләм тану системаларында гына түгел, татар телен өйрәнүчеләргә сөйләмне камилләштерүдә куллану өчен дә бай материал була ала. Шуның өчен киң җәмәгатьчелекнең, күпсанлы волонтерларның ярдәме бик мөһим. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләм таныгычын гамәлгә куюда катнашкан Мансур Сайхунов хәбәр итте.

“Күптән түгел без бергәләп Intertat.tatar сайтына "Тәлгать" сөйләм җыйнагычын урнаштырган идек, ягъни текстны сөйләмгә күчерә торган программаны. Киресенчә кеше сөйләмен текст формасына күчерү системалары исә сөйләм тану өлкәсенә карый. Монда иң танылганнардан "Ok, Google!" (Google), Siri (Apple), Алиса (Яндекс) системаларын атап үтәргә була”, - ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 387 | Өстәде: остаз | Дата: 13.08.2018

« 1 2 3 4 ... 9 10 »