MENU
Главная » 2016 » Сентябрь » 06

"Василий Аксенов китабы, һичшиксез, туган төбәге теленә тәрҗемә ителергә тиеш иде", - диде язучы Әхәт Мушинский.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ",  Ольга Голыжбина). Кичә Казанда "Аксенов-фест" Х әдәби фестиваль барышында Василий Аксеновның татар теленә тәрҗемә ителгән шигъри җыентыгын тәкъдим иттеләр. Китапта язучының Казанда яшәгән чоры белән бәйле әсәрләре тупланган. Шунысын да әйтү кирәк: әлеге җыентык инде 45нче телгә тәрҗемә ителде.

"Бүген билгеле бер дәрәҗәдә чор вакыйгасы - без Василий Павлович Аксеновның татар теленә тәрҗемә ителгән шигъри җыентыгын тәкъдим итәбез. Бу күп төсмерле, күп хезмәт тәләп иткән эш булды. Моңа өлеш кертүчеләр шактый. Беренче чиратта, Казан мэриясе, Татарстан Республикасының язучылар берлеге, "Октябрь" журналы һәм, әлбәттә, тәрҗемәче Рөстәм Галиуллин", - диде Камал театрын ... Алга таба укыгыз »

Өстәмәләр: Рәсем 1
Караулар: 445 | Өстәде: остаз | Дата: 06.09.2016

Казан университеты дөньяның 916 әйдәп баручы вузы арасында бишенче йөзлектә.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Казан дәүләт федераль университеты, Бөекбританиянең Quacquarelli Symonds (QS)  консалтинг компаниясе төзегән 2016-2017 ел рейтингы буенча, дөньяның 916 әйдәп баручы вузы арасында бишенче йөзлеккә керде.

Рейтингта ул Дәһли, Нью-Йорк, Гранада, Бордо университетлары, шулай ук Казахстан дәүләт университеты, Лондон Кингстоны, Миссури технология университеты (АКШ) һәм башкалар белән 501дән 550гә кадәр булган урынны тота.

Моннан тыш КФУ 21 Россия вузы рейтингына да кергән. 916 әйдәп баручы вуз арасында Россиядән иң яхшы нәтиҗә М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында, ул рейтингта 108нче баскычта тора.

Ун иң яхшы Россия югары уку йортлары исемлегенә Са ... Алга таба укыгыз »

Өстәмәләр: Рәсем 1
Караулар: 351 | Өстәде: остаз | Дата: 06.09.2016

Кинокартинаны “Яшь Россия” конкурс программасы кысаларында, Казандагы “Мир” кинотеатрында бүген сәгать 16.00 тамаша кылырга мөмкин

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кичә “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә XII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды.

Быелгы фестивальдә Татарстаннан 18 фильм катнаша, шуларның 6сы конкурс программасына сайлап алынган. “Гыйшык алмасы” кыска метражлы кинотасмасы шундыйлардан. Фильмның режиссеры — Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Фирүзә Зинәтуллина, сценарий авторы — Фәрит Дәүләтшин.

“Кыска метражлы фильмда төп рольне танылган язучы, публицист, драматург Рабит Батулла башкара. Киноның асылында кеше язмышына сугышның тәэсире темасы ята, - диде “Татар-информ&rdq ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 589 | Өстәде: остаз | Дата: 06.09.2016

РФ президенты Үзбәкстаның яңа хөкүмәте илдә тотрыклылыкны саклар, ә Россия – Үзбәкстан мөнәсәбәтләре алга таба да әйбәт булыр, дигән ышаныч белдергән.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир бүген Путин Сәмәркандта Үзбәкстан Президенты Ислам Каримовның каберенә кызыл розалар гөлләмәсе салып, аны искә алды, дип яза INTERFAX.

2 сентябрь көнне Үзбәкстан Президенты Ислам Каримовның, инсульт кичергәннән соң, фани дөньядан китүе хәбәр ителде.

Республиканың Беренче президенты 3 сентябрьдә туган шәһәре Сәмәркандта Кәримовның әти-әнисе күмелгән Шахи-Зинда тарихи зиратында мөселман дини йоласы буенча җирләнгән.

Ул көннәрдә РФ президенты Владивостокта булу сәбәпле, президент кушуы буенч ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 340 | Өстәде: остаз | Дата: 06.09.2016

II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан, "Белем.ру" порталы мөмкинлекләрен кулланып күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырыла.

1. Бәйгенең максаты һәм бурычлары:

  • халыкта һәм интернет челтәре кулланучыларында татар классикларының (язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һ.б.) тормыш юлына һәм иҗатына, “әдәби җәүһәрләр” дәрәҗәсендәге әсәрләренә карата кызыксыну уяту;
  • интернет челтәре һәм китапханәләр челтәре ярдәмендә татар классиклары һәм аларның әсәрләре белән таныштыруны оештыру;
  • татар язучыларын, драматургларын һәм шагыйрьләрен, аларның әсәрләрен киң катлау халыкка таныту;
  • татар ... Алга таба укыгыз »
Караулар: 484 | Өстәде: остаз | Дата: 06.09.2016