MENU
Главная » 2018 » Август » 07

(Казан, 7 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). "Интертат" сайтында чыккан яңалыкларны хәзер тыңлап та була. Сайтка Ольга Яковлеваның RHVoice программасы нигезендә эшләнгән “Тәлгать” сөйләм синтезаторы (җыйнагычы) урнаштырылды.

Яңалыкларны тыңлау өчен хәбәр янында ачылган төймәгә басарга кирәк. Туктату, пауза режимнары бар. Синтезаторны тавышландыручы - Тәлгат Хамматшин. Киләчәктә башка дикторларның тавышларын урнаштыру да күздә тотыла. "Тәлгать" сөйләм җыйнагычын Интертат сайтына ялгау эшендә "Татар теленең язма корпусы"проекты авторлары (Мансур Сайхунов, Рөстәм Хөсәенов һәм Тәүзих Ибраһимов) ясаган технологияләр кулланылды.

Бу хакта тулырак:  ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 429 | Өстәде: остаз | Дата: 07.08.2018