(Казан, 29 август, "Татар-информ"). Киләсе шимбәдә, ягъни 1 сентябрь көнне, "Мулла" фильмы Мәскәүнең Кино йортында күрсәтеләчәк. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Кинотасма "Будем жить" Мәскәү кинофестивале кысаларында тәкъдим ителә.
- Тулы метражлы нәфис фильм татар телендә, русча субтитрлар белән эшләнгән. Ул Туфан Миңнуллин әсәре буенча Татарстанда төшерелгән. "Мулла"да рольләрнең берсен танылган артист Марат Башаров башкара.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/29/170562/