MENU
Главная » 2018 » Август » 12

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Омск өлкәсендә тәүге тапкыр Төрки халыклар корылтае уздырылачак. Бу хакта Омск татарларының "Мәдәният"  милли-мәдәни оешмасы хәбәр итә. 

Съезд вәкилләре 18 август көнне Тара шәһәренең Үзәк китапханәсенә җыелачак.  

Чараның максаты - Омск шәһәре һәм Омск өлкәсе иҗтимагый оешмалары һәм милли-мәдәни үзәкләрен берләштерү, үзара хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә уртаклашу. 

Көн тәртибендә мәдәни байлыкларны саклау һәм үстерү, гореф-гадәтләрне, телне саклау мәсьәләре хакында фикер алышу, дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар, мәдәни һәм мәгариф оешмалары белән үзара эшчәнлекне ныгыту, яшьләрне иҗтимагый эшчәнлеккә тарту ысуллары хакында сөйләшү күздә тотыла. 

Корылтай эшчәнлегендә хакимият вәкилләре, дин әһелләре, яшьләр һәм милли-мәдән ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 345 | Өстәде: остаз | Дата: 12.08.2018