MENU
Главная » 2018 » Август » 12 » Төрки халыклар Омск өлкәсенә корылтайга җыела
11:13
Төрки халыклар Омск өлкәсенә корылтайга җыела

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Омск өлкәсендә тәүге тапкыр Төрки халыклар корылтае уздырылачак. Бу хакта Омск татарларының "Мәдәният"  милли-мәдәни оешмасы хәбәр итә. 

Съезд вәкилләре 18 август көнне Тара шәһәренең Үзәк китапханәсенә җыелачак.  

Чараның максаты - Омск шәһәре һәм Омск өлкәсе иҗтимагый оешмалары һәм милли-мәдәни үзәкләрен берләштерү, үзара хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә уртаклашу. 

Көн тәртибендә мәдәни байлыкларны саклау һәм үстерү, гореф-гадәтләрне, телне саклау мәсьәләре хакында фикер алышу, дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар, мәдәни һәм мәгариф оешмалары белән үзара эшчәнлекне ныгыту, яшьләрне иҗтимагый эшчәнлеккә тарту ысуллары хакында сөйләшү күздә тотыла. 

Корылтай эшчәнлегендә хакимият вәкилләре, дин әһелләре, яшьләр һәм милли-мәдәни оешмалар әгъзалары - барлыгы Омск өлкәсенең 10 районыннан катнашучылар көтелә. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/12/169515/

Просмотров: 340 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1